Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенроссия конкурсының республика этабын үткәрде.
7 зона этабында 43 районыннан 102 номинант катнашты һәм 10 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
Билгеләп үтик, әлеге конкурс социаль хезмәткәр һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, матди стимуллаштыру механизмын кертү, яшь кадрларны тармакка җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте