Казанда “Ел укучысы-2016” конкурсына йомгак ясалды. Мондый конкурс Татарстан башкаласында бишенче тапкыр үткәрелә.
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында «Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесе игълан ителгән иде.
Кичә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.
Республиканың күпчелек районнарында игенчеләр уҗым культураларына һәм күпьеллык үләннәргә өстәмә ашлама кертү эшләренә керештеләр.
2016 елның 15 апрелендә 14.00 сәгатьтә «2016 елгы язгы чәчү эшләрен уздыру үзенчәлекләре» темасына онлайн-семинар үткәрелә. Кырларда дым каплату, язгы бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар чәчү үзенчәлекләре буенча фикер алышу булачак.
Республика игенчеләре язгы чәчүгә керештеләр. Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып Зәй, Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнары игенчеләре башлады.
Коркачык балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә космонавтика көненә багышлап чара үткәрелде. Балалар беренче космоска очучы кешене - Юрий Гагаринны искә алдылар. Балалар кояш системасы, космик корабльләр, планеталар турында белемнәрен беркеттеләр.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Апрель ае татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган. Балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Гөлүсә Хафизова бөек шагыйребезнең иҗатына багышлап стенд әзерләде. Шулай ук Г. Тукай әсәрләре буенча китаплар күргәзмәсе оештырылды.
Көтеп алынган яз, ниһаять, килеп тә җитте. Кар эреп асфальтны гына түгел, ә чүп-чарны да күрсәтәчәк. Апрельдән-майга кадәр узучы экологик айлык кысаларында Коркачык мәктәбендә өмә үткәрелде. Бу акциягә 5-11 сыйныф укучылары чыкты.