

Агачлар- туган ягыбыз гузәл табигатенең аерылмаслык өлеше. Алар сулый торган һавабызны чистарта, эссе көннәрдә күләгәсе астына яшерә, тирә-юньгә матурлык өстиләр. Авылыбызда яшеллекнең тагын да күбрәк булуын теләп, без, Коркачык авылы бюджет оешмалары спорт площадькасы янына каштан агачлары утырттык.
Май бәйрәмнәрендә Ямаширмә авыл зиратында өмәләр булып узды .
4-7 май көннәрендә безнең Коркачык авыл җирлегендә дә «Хәтер вахтасы» оештырыла. Әлеге көннәрдә башлангыч класс укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннарының якты истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Узган ял көннәрендә республикада 800 мең гектар җирдә чәчү эшләре тәмамлану алдында тора иде. Ул барлык мәйданның 45% дигән сүз. Бу саннар шимбә көнне Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә яңгырады. Биектау районы язгы кыр эшләренең барышы буенча республикада алдынгылар рәтендә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның күптән түгел районга ясаган визиты кысаларында районда язгы кыр эшләренең төгәлләнү вакыты да билгеләнде - ул 15 май көне.