Апрель аенда, экологик икеайлык башланган көннәрдә, "Биектау хәбәрләре" газетасы "Чүп-чар аулыйбыз" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Бәйгенең төп максаты район территориясендә тиешсез урыннарга чүп ташлаган кешеләр һәм тәртипсезлекләр турында мәгълүмат туплау иде.
Башкалабызда "Үлемсез полк" акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты.
10 май Мәмдәл авылында районның чисталык комиссиясе эшләде. Төзелеш материалларына ризалык алмаган хуҗалыкларга кисәтү ясалды, протоколлар төзелде.
7 май Мәмдәл авыл җирлегендә сугыш тәмамлануга 71 ел булу уңаеннан митинг узды. Җыелган кешеләр сугыш ветераннарын искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Тукай-нинди бөек исем! Кызыклы, эчтәлекле, мәгънәле әсәрләрен дөньяга таныткан бөек шәхесебез – ул! Кешене тәрбияләүдә алар бик зур өлеш кертәләр. Тукай туганга 130 ел. Бу бәйрәмне без дә зурлап каршыладык. Яна бакчабыз гөрләп торды. Балалар Габдулла Тукай турында куп мәгълүмат белделәр. Бәйрәмне әзерләүдә җыр сәнгате укытучысы Бикбаева Алена Сергеевна һәм тәрбиячеләр зур тырышлык куйдылар. Җитәкчебез Мотыйгуллина Энҗе Зиннуровна безгә һәръяклап ярдәм итте.
7 майда Казаклар авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булды.
Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган күңел ачу чарасында Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы балалары җырладылар, биеделәр, Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр сөйләделәр.
7 майда Ямаширмә авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булды.
Ямаширмә "Йолдыз"балалар бакчасы хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы белән очрашу үткәрделәр.