Май ахырында Мәскәүдә ICMSC 2016 конференциясе узды, биредә робототехника өлкәсе белгечләре, Великобритания, Корея, Кытай коллегалары белән тәҗрибә бүлештеләр.
Әйләнә-тирә мөһитне җайлырак эшләр өчен, «Халык контроле» һәм «Халык инспекторы» системаларында гариәа калдырып, аны хәл итү вакытын күзәтеп барып була.
Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов “Халыкка финанс хезмәтләр күрсәтү практикасы: проблемалар һәм перспективалар” региональ конференциясендә катнашты.
Лаешның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе районның профилактика хезмәтләре катанашында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырды.
Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Әлфия Хөснетдинова Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан карамактагылар өчен чара үткәрде. Әлеге чара кысаларында 32 бала аттракцион паркында булып кайтты.
Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә катнашты.
Аксубайның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагылар өчен чаралар әзерләгән иде.
Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрдә хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга зур игътибар бирәләр.
2016 нчы елның 1 июнендә Балык Бистәсенең «Яшьлек» стадионында Халыкара Балаларны яклау коненә багышланган чара үткәрелде.