Алабугада беренче мәртәбә психоневрологик интернатларда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында "Салават күпере" дип исемләнгән конкурс-фестиваль узды.
17 август Мәмдәл авыл җирлегендә халык җыены узды. Узган 8 айга отчет ясалды, мөһим проблемалар каралды. Җыелышның йомгаклау өлешен Биектау районы башлыгы урынбасары Шакиров Әнәс Шәүкәт улы ясады.
22 август- Россия флагы көне. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.
Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.
Шул уңайдан "Минем дәүләт флагына карашым" дигән мәдәни чара уткәрелде.Максат: дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады.
Бүген Югары Осланда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" БСП ТТБ секретаре урынбасары Юрий Камалтынов җирлек башлыклары һәм "БР" партиясенең беренчел бүлеге җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Биредә яшәүчеләр депутатларга районны үстерү буенча тәкъдимнәрен белдерде.
ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IBMның Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы генераль директоры Мишель Шарук белән очрашты.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында Югары Ослан районының 100 ләп беренче сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында «ICL-КПО ВС» ААҖнең яңа җитештерү бинасын төзү мәйданчыгында булды.