Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады.
Шулай итеп, Казанның "Үзәк шәһәр төзелеш лабораториясе" 13 хезмәткәренә 675 сум күләмендә, «СтройТехнолоджи» предприятиесе 1 хезмәткәренә 8 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.