22 август- Россия флагы көне. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.
Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.
Шул уңайдан "Минем дәүләт флагына карашым" дигән мәдәни чара уткәрелде.Максат: дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.