IBM өчен Татарстан әһәмиятле - компаниянең Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы генераль директоры

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IBMның Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы генераль директоры Мишель Шарук белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстанның әйдәп барган югары уку йортлары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

Мишель Шарукны Татарстанга чакырып республика Президенты быел июльдә халыкара икътисади форумда мөрәҗәгать иткән булган. “Мин килергә сүз бирдем, һәм вәгъдәмдә тордым. Минем бирегә килүем - IBM компаниясе өчен Казан һәм Татарстанның әһәмиятле булуы билгесе дә ул”, - дип белдерде кунак.

“Бүген безнең хезмәттәшлегебез перспективалары турында сөйләшү мөмкинлегебез бар. IBM инде күптәннән Татарстан территориясендә эшли. Сез республикада күп кенә компанияләрнең һәм рәсми структуралар аппарат-техник комплексын оптимальләштерү һәм камилләштерү белән шөгыльләнәсез, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Моннан ике ел элек Казанда үзәгегез ачылды, бүген исә анда 300дән артык белгеч уңышлы гына эшли. КФУ белән былтыр имзаланган килешү хезмәттәшлекне җәелдерү өчен яңа мөмкинлекләр ача”, - дип басым ясап әйтте.

Халыкара компания өчен “Иннополис” МИЗ белән хезмәттәшлек кызыклы була ала. ICL заводы хәзер Лаеш районында яңа технопарк төзи. Татарстан Президенты IBMга, шушы мәйданчыклардан файдаланып, республикада үзен җәелдерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. 

“ICL-КПО ВС” генераль директоры урынбасары Евгений Степанов билгеләп үткәнчә: “Тагын бер елдан 12,5 мең кв.м мәйданлы бина төзелеп бетә. Яртысын инде резидентлар үзләренә ышандырып куйган, калган яртысы – әлегә буш. Сезнең бүгенге форсаттан файдаланып, үз мәйданнарыгызда коммуникацияләрне ничек кирәк булса, шулай әзерләү мөмкинлегегез бар”.

Шарук әфәнде моңа җавабында, бу уйланыр өчен әйбәт мәгълүмат, диде. Тулаем алганда,Татарстанда эш шартлары һәм уңышлары аны тулысынча канәгатьләндерә. Хәзерге вакытта республика территориясендә эшләгән 350 кешенең 90 проценты – Татарстан югары уку йортларын тәмамлап чыккан кешеләр. Аннары ул IBM өчен дә, Татарстан өчен дә отышлы булган берничә юнәлешне атады. “Без Төркиядә дистанцион - Казаннан торып хезмәт күрсәтү юнәлеше таптык. Бу перспективалы юнәлеш һәм аны башка илләрдә дә үстерү кирәк. Моннан тыш, без эш урыннарының яңаларын булдыра торабыз. Безнең фәнни-тикшеренү юнәлешендә генә түгел, Татарстан вузларын тәмамлаучыларны кулланма юнәлешкә дә җәлеп итәргә телибез. Бу исә яшь белгечләргә бөтен мөмкинлекләрен ачарга булышырга тиеш. Моннан тыш, компания банк өлкәсендә элемтәләрен киңәйтүдә һәм Россиянең һәм Татарстанның эре бизнесы белән тыгызрак элемтәдә торып эшләүдә кызыксынулы. Шулай ук хезмәт күрсәтү юнәлешен дә үстерергә теләк бар. Бу IBM компаниясенең төп юнәлешләренең берсе. Биредә IBM Watson турында сүз”, - дип сөйләде Шарук әфәнде.

Компаниянең үзендә суперкомпьютер “ясалма акыл” дигәннән качып, когнитив интеллект дип атала. Сәбәбе – Голливуд формалаштырган төшенчәнең тискәре имиджы, дип фикер уртаклаша Мишель Шарук. “Ул кеше телен аңлый, хис-тойгыларны һәм сөйләм үзенчәлекләрен кабул итә һәм төгәл бурыч-максатларда, дөнья базасындагы гаять күп мәгълүматка таянып, тиз арада мәсьәләнең чишелешен таба ала”, - дип аңлатты IBMның югары җитәкчелеге вәкиле. Аның сүзләренчә, ул хәзер үк тә медицинада, шул исәптән онкологиядә, нефть ятмаларының яңаларын табуда һәм аны суырту ысулларын оптимальләштерүдә файдаланыла.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, үз чиратында: “Безнең әйдәп баручы югары уку йортларыбыз – КФУ һәм Иннополис университеты – Watson системасына хезмәт күрсәтүне эшләгәндә катнашырга тели. Аңа Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында кызыксыну бар. Берничә көн генә элек министр Гадел Вафин белән шул мәсьәләдә сөйләшү булды. Хәзер без системага керү бәясен белергә телибез”.

“Системага керү билеты – тел. Хәзер Watson системасына рус телен кертү өчен Мәскәүдә эш бара инде. Система хәзер үк тә инглиз, француз, испан, дания, япон һәм башка телләрдә “сөйли”. Гадәттә, системаны телгә “өйрәтү” өчен 10-20 млн доллар кирәк – керү билетының хакы шундый”, - дип аңлатты Шарук әфәнде.

КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, университет инглиз һәм башка чит ил телләрендә нәтиҗәле эшләргә сәләтле, һәм үзенең эшләре белән хәзер үк тә IBMга һәм Watson системасына яраклы була ала. “Медицина һәм нефть химиясе юнәлеше бездә төп санала. Бездә кеше геномын секвенацияләү буенча күп кенә белешмәләр бар. Бездә шулай ук бөтен дөнья буйлап нефть ятмаларының керннарын тикшерү һәм авыр нефтьне территориаль урнашуын исәпкә алып чыгару ысуллары буенча җитәрлек кадәр мәгълүмат тупланган. Университетның керү билеты өчен түләргә 10 млн доллары юк, ләкин бездә мәгълүмат һәм Watson системасыннан файдалана һәм сезнең идеяләрне үзләрендә йөртә алырлык 45 меңнән артык студент бар”.

“Безнең очрашу йомгаклары буенча юл картасы эшлибез. Безнең мөнәсәбәтләрдә алга таба барырга кирәк”, - дип сөйләшүгә нәтиҗә чыгарды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.


"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International