ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Җитештерү травматизмын булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатында Республика семинары узды.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады. 

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фараз җиткерде.

30 август Республика һәм Шәһәр көне Казанда гаҗәеп салют белән төгәлләнде.

Бүген Россиядә сәламәтлеге чикле 1,15 миллион кеше эшли. Бу хезмәткә яраклы яшьтә булган инвалидларның өчтән бере генә.

Быел 1 сентябрь иртәсендә Татарстанның  45 меңнән артык баласы беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керә. 38 меңнән артык сабый балалар бакчаларында урын алды. Җәмгысы республикабыз мәктәпләрендә бүгенге көндә 380 меңләп бала белем үрләрен яулый. Балалар бакчаларында 210 меңннән артык бала тәрбияләнә. Мәгариф өлкәсендә сөенерлек уңышларыбыз шактый. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов башланачак уку елына яңалыклар һәм ирешелгән уңышлар турында Intertat.ru укучыларына да сөйләде.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерде.

Августның 30 көнендә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 456 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 42 кешенең гомере өзелгән, 533е төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан бу көннәрдә шаулап-гөрләп Республика көнен бәйрәм итте. Башкалабыз Казанның төрле мәйданнарында дистәләгән чара үткәрелде. Аларның һәркайсында диярлек милли традицияләребез һәм гореф-гадәтләребез чагылыш тапты. Бәйрәмгә килгән һәр кеше янә үзен зур, көчле, күп еллар дуслык-татулыкта яшәгән  республиканың бер кисәкчеге итеп тоеп, зур горурлык хисен кичерә алды.

Әлеге вазифаны Радик Гайнетдинов башкарачак. Ул бу вазифада Тимур Акчуринны алмаштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International