Дус, бердәм һәм көчле Татарстан бәйрәме

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Татарстан бу көннәрдә шаулап-гөрләп Республика көнен бәйрәм итте. Башкалабыз Казанның төрле мәйданнарында дистәләгән чара үткәрелде. Аларның һәркайсында диярлек милли традицияләребез һәм гореф-гадәтләребез чагылыш тапты. Бәйрәмгә килгән һәр кеше янә үзен зур, көчле, күп еллар дуслык-татулыкта яшәгән  республиканың бер кисәкчеге итеп тоеп, зур горурлык хисен кичерә алды.

 


Һава торышы иртәдән бәйрәмчә булмаса да, билгеләнгән чараларның барысы да күтәренке рухта башланып китте. Казаның барлык районнарында ишегалды бәйрәмнәре гөрләде. Камал театры янындагы мәйдан гармун көе сөючеләрне җыйды. “Казан” гаилә үзәге тирәсендә дә көне буе тормыш кайнады. Башта биредә патриотик программа узды. Аннары күпмилләтле республикабызның дуслык һәм татулык традицияләре “Мәдәният бизәкләре” фестивалендә чагылыш тапты.



Дуслык-татулык мохите көнне дә җылытып җибәрде булса кирәк.  Көндезгә салкын җил һәм яңгырның инде эзе дә калмады, күккә елмаеп кояш балкып чыкты. Бәйрәм мәйданчыклары тагын да җанланып, халык белән шыгрым тулды. Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркы спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше рухы хакимлек итте. 1000 еллык мәйданында «Kazan City Racing» автошоуы экстрим яратучыларны үзенә тартты. Ә ипподромдагы традициягә әйләнгән ат чабышлары  бу юлы да әлеге төр спортны яратучыларны берләштерде.



Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәм программасының төп чарасы “Татарстан командасы” тарафыннан оештырылган митинг-концерты булды. “Казан” гаилә үзәге янында республикага үз мәхәббәтен белдерү, уңышлар һәм казанышларда үз өлешен тагын бер кат тою, зур, дус, көчле, күпмилләтле гаилә вәкиле итеп хис итү өчен меңләгән татарстанлы җыелды. Республикабызның барлык районнарыннан делегацияләр килде. “Татарстан командасы”  республика иҗтимагый берләшмәсе үзләре тарафыннан үткәрелгән акцияләр һәм бәйгеләр турында сөйләде. Соңгы ике айда гына дистәләгән проект гамәлгә ашырылган, республикабызда гомер итүче меңләгән кеше бу инициативаларга кушылган. «Татарстан командасы» үз эшен алга таба да дәвам итәчәк һәм республикага үз ярату хисен белдерәсе килгән һәр кеше әлеге командага кушыла ала.



Бәйрәм концертына килгән халыкның күңелен Мәскәү йолдызлары күрде. Стас Костюшкин һәм Олег Газманов әледән-әле республикабызга һәм башкалабызга мәхәббәтен ассызыклап, иң яхшы җырларын башкарды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәхнәгә күтәрелеп, барлык татарстанлыларны бәйрәм белән тәбрикләде.



– Мин бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Һәм иң беренче итеп сезгә, казанлыларга рәхмәт. Активлыгыгыз, барлык безнең чараларда катнашуыгыз өчен зур рәхмәт! Республика көне белән! Шәһәр көне белән! – диде ул.



Бәйрәм матур традиция буенча искиткеч салют белән тәмамланды.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА. Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International