Кама Тамагы предприятиесе 980 мең сум күләмендә тоткарлаган хезмәт хакын түләде

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады. 

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы ҖЧҖ "СХП Кама Тамагы" 550 хезмәткәренә 980 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International