Татарстанда җитештерү травматизмы 15 процентка кимеде

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Җитештерү травматизмын булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатында Республика семинары узды.

Киңәшмә барышында предприятиедә хезмәт саклауны оештыру, бу өлкәдә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны катгыйлату турында сүз барачак һәм закондагы яңа үзгәрешләр мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә башкарма хакимият, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, республиканың эре предприятиеләреннән хезмәтне саклау буенча белгечләр катнашты.

Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 2016 елның 7 аенда 96 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шул исәптән, 20се үлем белән тәмамланган һәм 76 очракта кеше авыр травмалар алган.

2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу елда уңай динамика күзәтелә. Ул вакытта зыян күрүчеләрнең саны 111 кеше булган, шул исәптән 34е үлем белән тәмамланган һәм 77 очракта авыр травмалар алынган.

Үткән ел белән чагыштырганда, үлем очраклары саны кимү 41,2% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International