ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

10.08.2016 елда Казаклар мәдәният йортында терроризмга каршы корәш буенча җыелыш үткәрелде. Авыл җирлегендәге оешма эшчеләре катнашты.


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
1 сентябрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашуга полиция участогы хезмәткәре полиция лейтенанты Дилюс Абдуллин килде. Ул балаларга Татарстан Республикасы №71-ЗРТ номерлы канунының төп билгеләмәләрен аңлатты, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
1 сентябрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме үткәрелде. Быелгы уку елында мәктәптә 49 бала белем алачак. Беренче сыйныфка ике бала кабул ителде. Биектау муниципаль районы башлыгы исеменнән укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен Биектау МР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Раил Хәсбиев котлады.
Бүген Суыксу урта мәктәбендә "Белем бәйрәме" узды. Укучыларны һәм укытучыларны котларга Биектау муниципаль районы Исәп-хисап палатасы председателе Мухамнтшин Фаил Камалович килде. Авыл җирлеге башлыгы Низамиев Рамил Сәлим улы да укучыларны һәм укытучыларны котлады, алдагы укуларында уңышлар теләде, 1 сыйныфка укырга керүче балаларга бүләкләр тапшырды.

30 август көнне Республика көненә карата Ташсу авылында мәдәният хезмәткәрләре урам концерты оештырдылар. 

Коркачык башлангыч мәктәбендә “ Белем бәйрәме узды”. Беренче сыйныфта 9 бала белем алачак.  Гадәттәгечә бу елны да “ Таттелеком” элемтә  челтәре  директоры , депутатыбыз Крымкин Олег Викторович  1 сыйныф укучыларына  мәктәп кирәк яраклары тутырылга сумкалар  һәм мәктәпкә спорт кирэк яраклары бүләк итте.  Шундый зур бүләк ясаганы  өчен  авыл халкы, әти-әниләр исеменнән чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. 

Ямаширмә урта мәктәбендә бүген Белем көненә багышланган кичә булды. 10 беренче сыйныф укучысы өчен беренче тапкыр кыңгырау шалтырады.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Россиядә сәламәтлеге чикле 1,15 миллион кеше эшли. Бу хезмәткә яраклы яшьтә булган инвалидларның өчтән бере генә.

Быел 1 сентябрь иртәсендә Татарстанның  45 меңнән артык баласы беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керә. 38 меңнән артык сабый балалар бакчаларында урын алды. Җәмгысы республикабыз мәктәпләрендә бүгенге көндә 380 меңләп бала белем үрләрен яулый. Балалар бакчаларында 210 меңннән артык бала тәрбияләнә. Мәгариф өлкәсендә сөенерлек уңышларыбыз шактый. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов башланачак уку елына яңалыклар һәм ирешелгән уңышлар турында Intertat.ru укучыларына да сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International