ТР дәүләт хезмәтләр Порталында комиссиясез түләүгә мөмкинлек булган идарә компанияләр саны артты. Бүгенге көндә 162 идарә компаниясенә торак-коммуналь хезмәтләрен түләп була. Бу күрсәткеч Татарстан Республикасы буенча барлык шәхси хисапларның 95,9% алып тора.
Иннополис шәһәрендә яңа мәктәп ачылды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы һөнәри уку йорты студентларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 31 августта “Мәктәп экопатруле” икенче республикакүләм конкурсы тәмамлану турында хәбәр итте. Яңа уку елы башлану белән – 1 сентябрьдә – бәйге өченче тапкыр башланды.
Ямаширмә мәдәният йортында Ямаширмә авылы турында документаль кинофильм премьерасы булып узды.
Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы авылның төрле оешмалары хезмәткәрләре белән терроризм белән көрәшкә теләктәшлек көненә багышланган чара уздырды.
3 сентябрь көнне Ямаширмә урта мәктәбенең һәр сыйныфында терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкә теләктәшлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре булып узды.
3 сентябрь көнне Ямаширмә авыл җирлегендә Экологик акция узды.