ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2017 ел
якшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Думасының хатын-кыз депутатлар "Мәрхәмәт-Милосердие" оешмасының киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышта "2017-2022 елларга хатын-кызлар мәнфәгатъләрен яклау буенча милли статегия юнәлешләре"н тормышка ашыру мәсьәләсе каралды.
13 февраль көнне Алат спиртзаводы бистәсендә гомер кичерүче Саттарова Нәркис Садри кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу олы вакыйга уңаеннан Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, районның "Өмет" халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәге җитәкчесе Рафис Гәзизов һәм Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина тәбрикләделәр.

17
февраль, 2017 ел
җомга
 12 февраль көнне Кече Рәс клубында мәхәббәт темасына багышланган классик әсәрләребез һәм җырларыбыз аша студентларда саф, чиста, илаһи мәхәббәт хисләре тәрбияләү; эзлекле фикер йөртү, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; укучылар арасында оештыру сәләтләрен ачу, үз-үзеңә җаваплылык сыйфаты булдыру максатыннан "Гашыйлар тукталышы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйге уздырылды. 

15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе
14 февраль көнне Суыксу авыл китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Сугыш уты аша уздылар"  дигән әдәби кичә үткәрелде.  

14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Дөбъяз авылы җирлеге башлыгы Низамов Ә.С. Дөбъяз  “Гөльчәчәк” балалар бакчасы коллективы белән очрашты. Очрашуда авылны чистарту,үзара салым акчасын җыю һәм куллану, төрле программаларда катнашып шәхси хуҗалыкны ныгыту  турында сүз алып барылды.


10
февраль, 2017 ел
җомга
Алан-Бәксәр авылында узара салым акчасына төзекләндерелгән чишмә җирлегебезнең халык ел әйләнәсе яратып йөри торган урынына әйләнде. Култыксалы уңайлы баскыч эшләп куйгач чишмәдән суны кыш көне дә алу мөмкинлеге туды. Тик буран булган көннәрне баскыч кар белән күмелә һәм чишмәгә төшү юллары ябыла. Андый көннәрне өмәләр оештырыла. Соңгы шундый өмә 4 февраль көнне булды - апалы-сеңелле Гарифуллиналар чишмә территориясен кардан һәм боздан чистарттылар.
9 февраль көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Татарстан 2030: республика киләчәгендә минем өлешем" дигән темага парламент дәресе үтте. Укучылар белән очрашуга Алан-Бәксәр авыл җирлеге депутатлары Фәния Каюмова һәм Римма Погодина чакырылган иде. Алар укучыларны 2015 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе" белән таныштырдылар, шулай ук үзләренең эшчәнлеге, сайлаучылар еш мөрәҗәгать итә торган сораулар, бүгенге көннең актуаль проблемалары турында сөйләделәр. Укучыларга "Татарстан - 2030" дигән темага презентация тәкъдим ителде.

9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 11 февралендә  “Биектау” стадионында “Россия чаңгы юллары – 2017” XXXV ачык Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышлары кысаларында “Татарстан чаңгы юллары  – 2017” чаңгы ярышлары уздырыла.   

«Татмедиа» АҖ традицион акция уздыра. Безнең укучыларыбыз яратып өлгергән призлар уйнатылачак. Болар: телевизор, цифрлы фотоаппарат, металл савыт-саба.

Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны Мәлиген республикага кунакка чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International