“Гашыйклар тукталышы“

2017 елның 17 феврале, җомга
 12 февраль көнне Кече Рәс клубында мәхәббәт темасына багышланган классик әсәрләребез һәм җырларыбыз аша студентларда саф, чиста, илаһи мәхәббәт хисләре тәрбияләү; эзлекле фикер йөртү, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү; укучылар арасында оештыру сәләтләрен ачу, үз-үзеңә җаваплылык сыйфаты булдыру максатыннан "Гашыйлар тукталышы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйге уздырылды. Яшьләр ике командага бүленеп үзара көч сынашты. Бәйгедә викторина сораулары,  мәхәббәт җырларын көеннән тану, шигырьләрнең авторларын әйтү, төрле уеннар, музыкаль тәнәфесләр дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International