ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Биектауда яшәп ятучы безнең өчен бик тә кадерле әниебезне – Вафина Зөлфия Равил кызын 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.

Безнең илдә спорт һәрвакытта да игътибар үзәгендә булды.

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, физик тәрбия укытучылары, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм районыбызның  спорт сөючеләре! 

Конкурста барлык теләгән кеше катнаша ала. Яшь чикләве, әзерлек, нинди бию төре белән шөгыльләнү мөһим түгел.
 

Биектауның "Эверест" командасы бу көннәрдә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары Кубогына футбол буенча ярышларда катнаша. 


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

4 һәм 5 февраль көннәрендә Биектауның "Усад" спорткомплексында N1600 класслы трек ярышлары буенча Россия Чемпионаты узачак Шулай ук спорт ярышларында «Милли» зачетының Россия Кубогының икенче этабы һәм Татарстан Республикасы Чемпионатының А1600 классы программалары буенча да ярышлар булачак. 

Безнең районда белем алучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләреннән балалар фәнни-гамәли конференциясен уздыру кебек күркәм гадәт урнашып килә. Аерым алганда исә 31 гыйнвар көнне Биектауның 3 нче мәктәбендә  “Фәнгә тәүге адымнар” дип аталган район конференциясе булды, анда укучылар төрле-төрле темаларга фәнни докладлар белән чыгыш ясадылар. Аларны укучылар үзләре үк әзерләделәр дә.

Биектау районының "Усад" автодромында узган автоузышларда җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.


5
февраль, 2017 ел
якшәмбе
3 февраль көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә икенче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. Ата-аналар каршында мәктәп директоры Надежда Галимҗанова, укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасарлары Фәния Каюмова, Елена Хидиятуллина чыгыш ясадылар. Шулай ук чарада катнашучыларга балалар сәламәтлегенә компьютерның тәэсире, гаиләдә балаларда җаваплылык хисе тәрбияләү темаларына докладлар тәкъдим ителде. Ата-аналар арасында тәрбия темасына тест үткәрелде. Гомуми җыелыштан соң ата-аналар сыйныф җыелышларына таралды.
30 январь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Халык белән очрашуга Биектау муниципаль районы башлыгы  урынбасары Шакиров А.Ш., Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура, ТКХ буенча урынбасары Шайдуллин Д.Ф., Биектау муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Хасбеев Р.Р. килде. Халык алдында 2016 елга отчет доклады белән Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөхрә Гарифуллина чыгыш ясады, шулай ук узган елда эшләнгән эшләргә мәктәп директоры Надежда Галимзянова, балалар бакчасы мөдире Айсылу Галявиева, Алан-Бәксәр китапханәсе мөдире Рузинә Габдрахманова, Әсән ширкәте директоры Зөлфия Абдрахманова хисап тоттылар. Халык алдында шулай ук участок полиция уполномоченные Д.Р.Абдуллин, Дөбъяз янгын отряды начальнигы Г.Г.Валиуллин чыгыш ясады. Йомгаклау өлешендә Әнәс Шакиров чыгыш ясады, үткән елда районыбызда башкарылган эшләр, илдә - дөньяда барган политик үзгәрешләр, илкүләм һәм республикада эшләүче программалар белән таныштырды. Район башлыгы урынбасары шулай ук җирлек халкын эшчән активлыкны күтәрергә өндәде, 2017 елда җирлектә сыерлар санын арттыруны максат итеп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International