Алан-Бәксәр авыл җирлегендә 2016 ел нәтиҗәләре буенча гражданнар җыены узды.

2017 елның 5 феврале, якшәмбе
30 январь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Халык белән очрашуга Биектау муниципаль районы башлыгы  урынбасары Шакиров А.Ш., Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура, ТКХ буенча урынбасары Шайдуллин Д.Ф., Биектау муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Хасбеев Р.Р. килде. Халык алдында 2016 елга отчет доклады белән Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөхрә Гарифуллина чыгыш ясады, шулай ук узган елда эшләнгән эшләргә мәктәп директоры Надежда Галимзянова, балалар бакчасы мөдире Айсылу Галявиева, Алан-Бәксәр китапханәсе мөдире Рузинә Габдрахманова, Әсән ширкәте директоры Зөлфия Абдрахманова хисап тоттылар. Халык алдында шулай ук участок полиция уполномоченные Д.Р.Абдуллин, Дөбъяз янгын отряды начальнигы Г.Г.Валиуллин чыгыш ясады. Йомгаклау өлешендә Әнәс Шакиров чыгыш ясады, үткән елда районыбызда башкарылган эшләр, илдә - дөньяда барган политик үзгәрешләр, илкүләм һәм республикада эшләүче программалар белән таныштырды. Район башлыгы урынбасары шулай ук җирлек халкын эшчән активлыкны күтәрергә өндәде, 2017 елда җирлектә сыерлар санын арттыруны максат итеп куйды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International