ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йортында ел саен Ватанны саклаучылар көненә  чаңгы ярышы оештырыла иде , һава торышы бу елны  безгә мөмкинлек бирмәү сәбәпле мәдәният йортында өстәл уеннары буенча бәйгеләр  оештырылды. Охотник егетләр кыр куяны белән сыйлады, чәй белән коймакта әллә каян узенә чакырып торды. 

Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йортында “ Мин җәяүле”  исеме астында юлда  йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп КВН үткәрелде. 

23 февраль көнне Мүлмә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Солдат сәламе" дигән кичә уткәрелде. Кичәгә хәзерге көндә Армия сафларында хезмәт итүче егетләрнен әти-әниләре, туганнары да чакырылды. Хәрби хезмәттәге  егетләребездән килгән сәлам хатлары укылды. Бәйрәм сәламе итеп, алар соравы буенча, үзешчән сәнгатьтә катнашучы егет һәм кызларабыз башкаруында матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Бәйрәмгә багышланган скетчлар куелды. Кичә бик күңелле, күтәренке рухта үтте.


26
февраль, 2017 ел
якшәмбе

       25 февраль көнне Гәр авылында үзәк мәйданда Май чабу бәйрәме узды.

       Чараны бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм авыл активистлары әзерләде. Бәйрәмдә барча халык - олысы, кечесе рәхәтләнеп күңел ачты: төрле уеннарда катнашты, балалар башкарган җырлар, биюләрне карап хозурланды. 
       Кышны озату бәйрәменең төп атрибуты - челтәрләнеп пешкән коймак, ул җылы, нур сибеп торучы кояш символы булып тора. Кояш озын салкын кыштан соң җиребезне җылыта, яз килүен тизләтә. Коймак бар кешегә дә җитәрлек итеп, мулдан әзерләнгән иде. Бәйрәм карачкы яндыру, бал белән коймак һәм тәмле үлән чәен авыз итү белән тәмамланды.
      Әлеге чараны Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы әзерләде. Авылдагы үзәк мәйдан бәйрәмчә бизәлгән иде: кардан өелгән таучыкта саламнан ясалган, хатын-кыз итеп киендерелгән карачкы балкып тора, берничә урында кышны озату - язны каршылау турында плакатлар урнаштырылган, алар шарлар, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән. Болар бар да җыелган бөтен кешегә бәйрәм рухы бүләк итте. Ике сәгать барган бәйрәмдә барча халык - олысы, кечесе рәхәтләнеп күңел ачты: төрле уеннарда катнашты, балалар башкарган җырлар, биюләрне карап хозурланды. Шулай ук теләүчеләр өчен җигүле атларда авыл урамнары буйлап сәяхәт оештырылган иде - күңел ачуның бу төренә озын чират төзелде.
       Кышны озату бәйрәменең төп атрибуты - челтәрләнеп пешкән коймак, ул җылы, нур сибеп торучы кояш символы булып тора. Кояш озын салкын кыштан соң җиребезне җылыта, яз килүен тизләтә. Коймакны мәктәп пешекчеләре бар кешегә дә җитәрлек итеп, мулдан пешергәннәр иде. Бәйрәм карачкы яндыру, бал белән коймак һәм тәмле үлән чәен авыз итү белән тәмамланды.

23
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе
23 февраль көнне Алан-Бәксәр мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара уздырылды. Кичәненең беренче өлешендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтеп тамашачыларны куандырса, икенче өлеш - конкурс формасында оештырылган иде. Ир-атларыбыз бәйге шартлары буенча төрле биремнәр үтәделәр, кызыклы, көтелмәгән сорауларга җавап бирделәр. Кичә күтәренке рухта үтте, тамашачылар өйләренә бик кәнәгатъ булып таралдылар.
22 февраль көнне Биектау районы үзәк мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубынын биш команда катнашында чираттагы уены булды. Бу көнне Айбаш, Алан-Бәксәр, Әлдермеш, Олы Битаман һәм Олы Кавал авыл җирлекләреннән килгән командалар көч сынашты. Барлык командалар да уенга ныклап әзерләнгән иде. Төп тема "Кинога поход" темасын алар һәрберсе үзенчә ача алды. Нәтиҗәдә Алан-Бәксәр авыл җирлегенең җыелма "Генералы песчаных карьеров" командасы почетлы өченче урынга лаек булды.

22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе
21 февраль көнне Суыксу мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара туган тел көненә карата "Туган телем - иркә гөлем" дигән сорау-җавап кичәсе үткәрелде.

Татар Әйшесе клубында   бәйрәмгә багышланган “Ирләр-безнең таянычыбыз” кичәсе үтте.  Кичә күнелле вакыйгалар белэн башланды. Сәхнәгә хезмәт сөючән, авыл хуҗалыгына   гомерләрен багышлаган, зур уңышларга ирешкән юбиләрларыбыз чакырылды.Юбилярларны котлап матур җырлар башкарылды hәм традиция буенча. тантаналы рәвештә Нургаливлар гаиләсе үз исеменнән чәчәк бәйләмнәре hәм буләкләр тапшырдылар.

Кичә тагын бер юбилей белән дәвам итте “Лэйсэн”ирләр   ансабльенә оешканына 40 ел.  Нургалиевлар гаиләсе, ансамбль агъзаларына  истәлекле буләкләр тапшырдылар.         Ирләр арасында уздырылган бильярд буенча турнирга йомгак ясалды.    Приз фонды  9 мең тәшкил итте.  Беренче урынга - 5 мең сум акча ,икенчегә -3 ,өченче урынга 1 мең сум.   Беренче урын алучы Хазиев Раис абый, икенче урын Обухов Андрей,  өченче Обухов Валера. Бәйгене төп оештыручысы Нургалиев Ришат Ринат улына җиңүчеләрне котлап призларны тапшырды.          Бәйрәм җыр, биюләр hәм котлаулар белән урелеп барды. Рузалия hәм Фидарис Муртазиннар башкаруында Татар Әйшесенә багышланган җырларны бик җылы кабул итте тамашачылар.


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

17 февраль көнне Татарстан Республикасы премьер - министр урынбасары Василь Габтелгаязович Шайхразиев Ямаширмә авылында авыл туризмын үстерүгә багышланган утырышта катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International