23 февраль көнне Мүлмә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Солдат сәламе" дигән кичә уткәрелде. Кичәгә хәзерге көндә Армия сафларында хезмәт итүче егетләрнен әти-әниләре, туганнары да чакырылды. Хәрби хезмәттәге егетләребездән килгән сәлам хатлары укылды. Бәйрәм сәламе итеп, алар соравы буенча, үзешчән сәнгатьтә катнашучы егет һәм кызларыбыз башкаруында матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Бәйрәмгә багышланган скетчлар куелды. Кичә бик күңелле, күтәренке рухта үтте.