Гәр авылында Май чабу бәйрәме.

2017 елның 26 феврале, якшәмбе
       25 февраль көнне Гәр авылында үзәк мәйданда Май чабу бәйрәме узды.        Чараны бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм авыл активистлары әзерләде. Бәйрәмдә барча халык - олысы, кечесе рәхәтләнеп күңел ачты: төрле уеннарда катнашты, балалар башкарган җырлар, биюләрне карап хозурланды. 
       Кышны озату бәйрәменең төп атрибуты - челтәрләнеп пешкән коймак, ул җылы, нур сибеп торучы кояш символы булып тора. Кояш озын салкын кыштан соң җиребезне җылыта, яз килүен тизләтә. Коймак бар кешегә дә җитәрлек итеп, мулдан әзерләнгән иде. Бәйрәм карачкы яндыру, бал белән коймак һәм тәмле үлән чәен авыз итү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International