ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

Экспертлар машина йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска киңәш итә. Моның берничә сәбәбе бар. 

2017 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәргә санаулы көннәр генә калып бара. Быел әлеге олы бүләккә 19 кандидат тәкъдим ителде. Алар арасында Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданины, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев та бар. Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән картиналарын ул Татарстанга бүләк итәчәк.

Ул Санкт-Петербург метросында булган фаҗигагә багышланды.  

Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан аграрийларының язгы чәчү эшләренә әзерлеге турында сүз барды.  Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, мартның икенче яртысындагы салкыннар язгы чәчү эшләрен бераз чигерде. Апрельнең икенче ун көнлеге басулардагы беренчел эшләрне: уҗым культураларын ашлау һәм тырмалау эшләрен башлап җибәрү чоры булачак. 

Кичә Бөреле мәдәният сараенда Биектау районы мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары булып узды.

Бөреле бистәсендә яшәүче Хатирә Нургаян кызы Сәмигуллина бүген 6 апрельдә үзенең  90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулды.


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

1 апрельдән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның язгы кампаниясе башланып китте. Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, республикада хәрби хезмәткә ярарлык 19 меңләп егет бар. Шуларның якынча 4 меңе язгы чакырылыш вакытында хәрби форма киячәк.

Казанда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз полициягә 40 мең сумнан артык милке юкка чыгуы турында хәбәр иткән. Билгесез затлар фатирдан ноутбук һәм аның башка кирәк-яракларын урлаган дип аңлаткан ул.

Яз, килеп җиттем дигәндә генә, әллә кире борылды инде? Әйдәгез, яз турындагы шигырьләрне барлыйк әле. Бәлки, шул рәвешле ямьле көннәр килүне тизәйтә алырбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International