Хатирә Сәмигуллина 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2017 елның 7 апреле, җомга

Бөреле бистәсендә яшәүче Хатирә Нургаян кызы Сәмигуллина бүген 6 апрельдә үзенең  90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Хатирә Нургаян кызы Бөек ватан сугышы ветераны, тыл батыры. Ул “Бөек Ватан сугышы елларында хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнгән.

Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул юбилярга саулык-сәламәтлек, тыныч картлык, якыннарының кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер кичерүен теләде. Рөстәм Галиуллович шулай ук юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Биектау районы хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International