Кичә Бөреле мәдәният сараенда Биектау районы мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары булып узды.
Әлеге семинар ай саен уздырыла һәм ул мәдәният хезмәткәрләре өчен тәбҗрибә уртаклашу мәйданы, күрешеп-сөйләшү урыны булып тора.
Кичә семинар башланыр алдыннан, семинар кунаклары Бөреле мәдәният сарае каршында эшләп килүче коллективлар чыгышларыннан торган концерт карый алды. Шулай ук кул эшләреннән төзелгән күргәзмә дә семинарга килүчеләрне кызыксындырды.