ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Биектау авылында яшәүче Марья Василий кызы Федоровичева бүген 9 апрельдә үзенең  90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Бүген Биектау районында шашка буенча ТР Чемпионаты узды. 

Бүген Биектауның "Спорт комплексы"нда шашка буенча ТР Чемпионатын тантаналы рәвештә ачу булып узды. 

Бүген 8 апрель көнне Биектау районы Башкарма комитетының район мәктәпләре директорлары катнашында утырышы узды. Утырышта Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. 

Җир йөзендә кешедән намуслы  һәм үз эшләрең, үз-үзеңне тотышың өчен җавап хисе, вөҗданлы булуны  таләп итә торган һөнәрләр бар.  Алар кеше язмышын хәл итүчеләр.  Суд хөкемдары шундый һөнәр ияләренең берсе. Хөкемдар  ул – үзенә башка зат.  Әдәпле, әхлаклы,  аның кулына ришвәт ябышмый. Ул бар яктан  да чиста булырга тиеш.   


9
апрель, 2017 ел
якшәмбе
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- санитар-экологик ике айлыгы барышы турында;
- җирле Совет депутатларының декларация тапшыру барышы турында;
- яшь буынны тәрбияләү, җәмәгатьчелек советы рейдлары турында һәм башка көн чиратында торган сораулар.
Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә күчмә кошларны каршыларга ныклап әзерләнәләр. Биредә март аенда иң матур сыерчык оясына бәйге игълан ителгән иде. Укучылар үз көчләре белән 14 сыерчык оясы ясадылар һәм ир-ат укытучылар ярдәмендә мәктәп территориясендәге һәм авыл кырыендагы урман полосасындагы агачларга урнаштырдылар. Бәйге нәтиҗәләре Кошлар көнендә билгеле булачак.

7
апрель, 2017 ел
җомга

Ягымлы, көләч, йөзеннән нур бөркелеп торучан, тырыш, максатына тугры якты бер йолдыз иде, диләр татар кызы Ралинә Гыйльманова турында укытучылары. Шулай дими ни, гап-гади татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән кыз, асыл сыйфатларга ия булмаса, Россиянең иң абруйлы хәрби ансамбленә ничек эләгер иде?! Ралинәнең хыялы тормышка аша, тик гомер җебе 22 яшендә өзелә: ул узган ел азагында бөтен илне тетрәндергән авиаһәлакәттә һәлак булды.

Туган көн нәрсә ул? Хи, шуны да белмәскә, дисезме? Һәр кешенең елга бер килә торган шәхси бәйрәме. Көтеп алынган дип тә өстәрсез. Аны кем көтеп ала? Баланы күз алдына китерик. Бер яшьлек балага да, ике яшьлегенә дә туган көн ни дә, башка көн ни? Өч яшьлек нарасый да аны күп бүләкләр биргәнгә генә ярата. Биш яшькә кадәр сабый бу көнне “бүләк көне” буларак кына кабул итә.

«Мин намаз укый башладым, әмма ирем һәм кайнанам (без бергә яшибез) моңа каршы. «Әгәр намаз укуыңны дәвам итсәң, аерылышабыз, миңа яулыклы хатын кирәкми, мин сине башка төрле чакта яраттым», -  ди ирем. Миңа нишләргә? Аллаһка тугры калыргамы, иремнең сүзен тыңларгамы?»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International