Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үз көчләре белән 14 сыерчык оясы ясадылар һәм мәктәп территориясендәге агачларга урнаштырдылар.

2017 елның 9 апреле, якшәмбе
Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә күчмә кошларны каршыларга ныклап әзерләнәләр. Биредә март аенда иң матур сыерчык оясына бәйге игълан ителгән иде. Укучылар үз көчләре белән 14 сыерчык оясы ясадылар һәм ир-ат укытучылар ярдәмендә мәктәп территориясендәге һәм авыл кырыендагы урман полосасындагы агачларга урнаштырдылар. Бәйге нәтиҗәләре Кошлар көнендә билгеле булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International