ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

20 октябрьдән башлап юл-патруль хезмәткәрләренә автомобиль юлының теләсә кайсы урынында машинаны туктатырга хокук бирелгән. Элеккеге регламент буенча алар стационар постларда гына туктата ала иде.  ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук, юл-транспорт һәлакәтеннән соң белешмә дә бирмиләр, яшеренгән урыннан чыгып машинаны да туктата алмыйлар. Юлларда интенсив хәрәкәт булган урыннарда гына юл-патруль хезмәткәрләре күзәтчелек итеп торырга мөмкин. 


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кагыйдә буенча, урамда һава температурасы 5 градус кына җылы сакланганда, тәгәрмәчләрне алыштырырга була. Өстәвенә Казанда беренче кар төште, республиканың күп районнарында кар яуды. Бозлавыклар хасил булуы да бар. Җәйге тәгәрмәчләр көннәр суытуга катылана, куркынычсызлык ягыннан кышкылары күпкә ышанычлырак санала. Кышкы тәгәрмәчкә күчкәннән соң, машинага «Ш» хәрефе төшерелгән билгене кую да мәҗбүри. Бу кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф каралган, – диде Казан шәһәре ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Александр Раскатов.

Экология һәм РФ территориясе табигатен аеруча саклау елында "Туган як табигате" рәсем һәм "Россиядә экологик урыннар" фотосурәтләр бәйгесе үткәрелә.

Эшләр 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Сканер аша чыгарылган рәсем, фотоларны JPG форматында (300 dpi) http://www.эко2017.рф сайтына кертелә.

Бәйгедә катнашучы эшләр күргәзмәсе һәм җиңүчеләрне бүләкләү 15 декабрьдә Федерация Советында узачак.

Табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү кечкенәдән ук башлана. Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус, тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында Чыпчыктагы “Ромашка” балалар бакчасында экологик тәрбия бирү ныклы игътибар тора.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 27 - 28 октябрендә “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Ямаширмә мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе үзләренең өлкән буын хезмәттәшләрен үзенчәлекле итеп котладылар.


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Казанда 8 октябрьдә Казан милли ярыммарафоны тәмамланды: бу узыш 2017 елда TatarRun сериясенең йомгаклау өлеше булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International