Табигатькә сәяхәт

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү кечкенәдән ук башлана. Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус, тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында Чыпчыктагы “Ромашка” балалар бакчасында экологик тәрбия бирү ныклы игътибар тора.

Табигать кочагында, саф һавада оештырган төрле уеннар балаларның белемнәрен тирәнәйтә. Уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыра. Балалар њзлђре дђ саф һавада уйнарга яраталар. Аларга бигрәк тә төрле җирләргә сәяхәткә бару ошый. Сәяхәт – балалар өчен шатлык.

23 нче октябрь көнне татар төркеме балалары белән кое янына сәяхәткә бардык. Балалар коеның нәрсә икәнен үз күзләре белән якыннан күрделђр. Балаларда коедан су алып күрсәтү, элекке заманнарда суны  коедан яки чишмәдән ташуларын белү  зур кызыксыну уятты. Кое суыныћ бик салкын, чиста һәм бик тирәндә икәнлеген белделәр. Кое янында булганда  куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Кое балалар бакчасыннан бик ерак булмаса да,  балаларныћ књбесе коены беренче тапкыр күрде.

Бүгенге көндә Чыпчык авылында дүрт кое сакланып калган. Шуларның икесе быел – ягъни 2017 нче елда, Чыпчык авыл җирлеге үзидарәчесе  Илшат Рафик улы ярдәмендә төзекләндерелгән. Коеның өстенә матур итеп түбәләр ябылган.

Безнең бу көнебез балаларга экологик тәрбия бирү буенча нәтиҗәле һәм мәгънәле булды. Кич белән безнең төркемгә кунакка Чыпчык авылында китапханәче булып эшләүче Фәния Илсур кызы килде. Ул балаларга экология, тыелулы истәлекле җирләр турында бик мәгънәле итеп сөйләде. Табигатебезгә  кагылышлы төрле сораулар биреп, балаларның белемнәрен арттырды. Үсемлекләр, хайваннар, гомумән, табигатьне саклау, яклау турындагы күп кенә китаплар белән таныштырды.

Әйе, сәяхәтләр, очрашулар, күзәтүләр һәрвакыт бик күңелле үтә, балалар күп сораулар бирәләр. Табигатьтәге матурлыкны, бәйләнешне, елгаларыбызны, болын-урманнарны, барлык тереклек дљньясын сакларга, якларга өйрәнәләр.

Гомумән, без – кешеләр, җир йөзендәге барлык тереклек ияләре, кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр – табигать балалары. Менә шушы бай табигатебезне саклау һәркемнең изге бурычы. Без киләчәк турында, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешбез. Әгәр дә һәр кеше табигатьне  саклау өчен ни дә булса эшләсә, безнең тирә-ягыбыз тагын да чистарак, матуррак, күңеллерәк булачак. Бер-беребезне саклап, яклап яшик!

Гөлгенә ГАНИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International