ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстанда Россия почтасы филиалында Бөтенрәсәй «Лучший урок письма – 2017» бәйгесенең республика этабының нәтиҗәләре ясалды. Татарстан белем бирү учреждениеләренең егермедән артык укучы һәм укытучы республика этабының җиңүче һәм лауреат исеменә лаек булды.

Татарстанда ашыгыч оператив хезмәтчелекләр бердәм 112 номерына шалтыраткан кешенең урнашу урынын автоматик рәвештә билгеләүче технологияне тикшерү дәвам ителә. Искә төшерәбез: бу яңалык 112 чакырулары эшкәртү республика үзәге операторларына шул ук вакытта вакыйга янында булган кешенең геолокациясен билгеләргә ярдәм итәчәк. 
 

Иннополис Университеты һәм Mirzo Ulugbek Innovation Center Инновацион үзәге килешкәнлек турында меморандумга кул куйдылар. Тарафлар алып бара торган эшчәнлек тәҗрибәсе уртаклашу хакында килештеләр.  

Татарстан Республикасында Яндекс.Лицейда дәресләр башланды. Бу – программалауны үзләштерергә теләгән мәктәп укучылары өчен буш курслар. Проектны җибәрү тантанасы бүген Төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Россиядә “Яндекс” компаниясе генераль директоры Александр Шульгин катнашында узды.

Министр Рөстәм Миңнехановның Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашуда, шулай ук Сингапур дәүләт хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән киңәйтелгән очрашуларда катнашты. “Татарстан-Сингапур: перспективы сотрудничества” түгәрәк өстәле кысаларында Роман Шәйхетдинов аларга Татарстанда элемтә һәм информацион коммуникацияләр тармагы үсеше турында сөйләде.

2018 елда FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Казан шәһәрендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар комплексының пунктларын үтәүдә аңа йөкләнгән бурычлар тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. Аның эчтәлегендәге “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты 36 кушымтадан тора.

Айлык чикләрендә республикада халыкны төрле экстремаль хәлләрдәге эшләргә өйрәтү буенча зур эш бара.

КМТТУ университетының “Сәнәгый һәм экологик иминлек” факультетының беренче курс студентлары Татарстан Республикасы эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче зональ эзләү-коткару отрядында булдылар.

Министрлар кабинеты Россия Пенсия фонды бюджетына төзәтмәләр керткән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International