ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан ЗАГСлары Федераль дәүләи мәгълүмати система эчендә 14 млн архив язмаларны торгызачаклар.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Татарстан Республикасында 3 декабрьдә тулаем алганда 3111,6 тонна сөт савылган. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорына караганда 173,3 тоннага күбрәк.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

"Халык контроле"нең яңа мобиль кушымтасы барлыкка килгәннән соң  яңа функцияләр эшли башлады. Исегезгә төшерәбез, "Халык контроле" - шәһәр кешесе төрле өлкәләргә кагылган кимчелекләр турында белдереп бара ала, ә дәүләт органнары бу кимчелекне тиз рәвештә чишергә тиешләр.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Мәктәп укучыларын бу турнирга Иннополис Университеты хезмәткәрләре, Дәреслек комиссиясе үзәге һәм Иннополис Лицее әзерләде.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, республикада сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программасы 2014 елдан бирле эшли, яшелчә-бәрәңгесаклагычларны ремонтлау һәм төзү буенча – 2015 елдан бирле. 2016 елдан машина-трактор паркларын ремонтлау программасы эшли башлады.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Дистәләгән спектакль, кинофильмнарда уйнаса да, инде гомер уртасына җитеп ике кыз анасы булса да, тамашачысы өчен ул барыбер “Зәңгәр шәл”дәге Мәйсәрә булып калачак. Әйтерсең лә, дистәләгән еллар узмаган. Әнә бит ул элеккечә, Булаты – Рамил Төхвәтуллин белән ничек итеп өздереп уйный. Ә тавышлары, моңы тамашачы йөрәген майлап та, телгәләп тә ала. Алар һаман яшь һәм бергә.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. 

 27 ноябрьдән - 8 декабрьгә кадәр "Яшь профессионаллар" (World Skills Russia) региональ чемпионаты уза.

25 ноябрьдә "ТИСБИ" идарәсе Университеты, булачак абитуриентларына ишекләрен ачты. Чарага егет-кызлар республика районнарыннан, Казан, Киров шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстаннан килгәннәр. Мактаулы кунаклар арасында педагогия фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы гомуми белем бирү Идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International