"Халык контроле"нең яңа мобиль кушымтасы барлыкка килгәннән соң яңа функцияләр эшли башлады. Исегезгә төшерәбез, "Халык контроле" - шәһәр кешесе төрле өлкәләргә кагылган кимчелекләр турында белдереп бара ала, ә дәүләт органнары бу кимчелекне тиз рәвештә чишергә тиешләр.
Яңа версиядә вакыйганың (проблеманың яки кимчелекнең) адресын язып була. Кызыклы хәбәрләрне "Минем гаризалар" бүлегендә йөкләп була.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте