ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Узган җомгада  Биектауда гаять зур һәм мөһим вакыйга булып узды.  24 ноябрьдә «Биектау-ТВ» телерадиокомпаниясе  үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чара район үзәк мәдәният йортында узды.

«Биектау-ТВ» хезмәткәрләре юбилей кунакларын фойеда ук күңелле сюрпризлар белән каршылады. Театраль тамаша геройлары  кунакларга «Биектау хәбәрләре» газетасының юбилей санын бүләк итте, Теләгән кеше бәйрәм баннеры алдында фотога төште. Шунда ук узган гасыр экспонатларыннан гына торган радио- һәм  фототехника музей-экспозициясе урнаштырылган иде. Театр кием элгеченнән башлана дигән мәкаль безнең бәйрәмгә турыдан-туры кагыла иде.  Урамда ук бәйрәм мохите сизелеп торды.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанда Төзелеш программасы барлык муниципаль районнарны да үз эченә алды.

Казанда Татарстан Республикасы авыл яшьләренең IV Форумы узды. Чарада “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИОның район бүлекчәләреннән 70тән артык активист катнашты.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемипонаты старт алды. Берничә көн буена яшь белгечләр 91 компетенция буенча ярышачаклар, ә яшүсмерләр (JuniorSkills) – 23 компетенция буенча.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт өчен түләүнең торышы турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

ГАОУ ДПО "Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү Институты" базасында төбәкара семинар үтте.

Семинарны оештыручылары: ҖЧҖ "Консалтинг һәм менеджмент" (белем бирү өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт сыйфатын бәяләү Идарәсе заказы буенча), Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

Чираттагы семинар барышында сәламләү сүзе белән ТР туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады. Төп доклад белән «Татарстан курортлары» ассоциациясенең Башкарма директоры Евгений Терентьев чыгыш ясады. Уздырылган очрашулар сәламәтләндерү оешмаларының кебек медицина оешмаларының да белгечләре өчен бик әһәмиятле, дип ул басым ясады.

Татарстан Республикасының Милли музеенда Әниләр көнендә бәйрәм чаралары үтәчәк. 26 ноябрь көнне әниләр өчен караоке һәм матурлык салоны эшләячәк. Бу көнне балалы әниләр өчен экскурсияләр, музей ярминкәләре оештырылачак.

2017 елның 5 декабрендә Казанда “Татарстан Республикасында сыйфат көннәре - 2017” чаралары кысаларында «Татарстан – сыйфат территориясе» Халыкара форумы узачак». Чарада Россиянең һәм чит илләрнең сыйфат өлкәсендә әйдәүче белгечләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, сертификацияләү органнарының һәм квалификацияләрне бәяләү үзәкләренең экспертлары катнаша.

“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Татагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы авыл хуҗалыгы культураларын игү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International