ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау максатында һәм аларны законсыз кисүләрдән саклауны көчәйтү буенча кирәкле чараларны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен “Яңа ел чорында ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итү турында” боерык чыгарыла. Әлеге документ нигезендә аукционнарда җиңүчеләр тарафыннан урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре буенча агач продукциясен әзерләү һәм әзер продукциясе урманнан алып чыгу эше тикшереп торыла, урман кишәрлекләрендә патруль эшләре алып бару графиклары һәм маршрутлары килештерелә, ылыслы үсентеләр өстенлек итүче урман кишәрлекләрендә системалы рәвештә күзәтү эшләре башкарыла. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән актив хезмәттәшлек алып барыла, халыкка урманнарга сакчыл караш һәм ылыслы үсентеләрне яңа ел чорында юкка чыгаруның ярамаганлыгы, шулай ук урман утыртмаларын законсыз кисү һәм аларга зыян салу буенча законнарда билгеләнгән җаваплылык турында аңлатыла.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына ведомствоның яңа җитәкчесе Рафис Борһановны тәкъдим итте. Традиция буенча, яңа билгеләнгән министрга значок тапшырдылар. Алексей Песошин ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка яңа эш урынында уңышлар теләде.


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

IT-технология өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр санлы икътисад шартларында специалистлардан нинди осталыклар таләп ителүе турында сөйләп киттеләр. Кичә 1С, Ростелеком, Redmadrobot, Cisco, Infowatch, МТС, Autodesk, Россия квант үзәге һәм «Сколково» фонды Иннополиста узган DigitalSkills эксперт сессия кысаларында яңа һәм перспектив компетенцияләре турында сөйләштеләр. 
 


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 11 аенда республиканың район кулланучылар җәмгыятьләренең терлек чалу пунктларында 7745 баш эре мөгезле терлек чалынган. Гомуми җитештерү куәтенең йөкләнеше 53% тәшкил итә. Минзәлә районы терлек сую цехында 2047 баш эре мөгезле терлек (117%) чалынган, Биектау районы кулланучылар җәмгыятендә – 2023 баш (114%), «Зәй» авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыятендә – 1403 баш (88%).

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Әсән” ҖЧҖ базасында күп сөт бирә торган сыерлар үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы урынбасары Илдар Фәрхуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Бүген Казанның ИТ- паркында Республикакүләм ришвәтчелеккә каршы форумы башланды. Форумда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Форумда 250 кеше катнаша. 
 


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә узды, анда дәүләт граждан хезмәтен узуга бәйле булган, хезмәттә үз-үзеңне тотуга һәм коррупциячел хокук бозуларны кисәтүгә карата “Коррупциягә каршы көрәш турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән чикләмәләр, тыюлар, таләпләр турында доклад тыңланды. Утырыш барышында әлеге бурычларны һәм тыюларны үтәмәүнең коррупциячел хокук бозу булуына акцент ясалды, ул дәүләт хезмәткәрен дәүләт хезмәтеннән кууга сәбәп була.


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда 2018 елның җәендә узачак Дөньякүләм фуҗбол чемпионатына Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Калининград белән берлектә видеобасма эшләп FAN-ID җанатарлары өчен паспортлар тапшырдылар. Анда ТР яшьләр һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәттахов, ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, 2018ның Дөньякүләм чемпионаты посолы Эльмира Кәлимуллина. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш травматологы-ортопеды сүзләре буенча,  үткән елда һәр унынчы татарстанлы төрле дәрәҗәле авырлыктагы җәрәхәт алды: аларның 68% – көнкүреш җәрәхәтләр, 24% – урам җәрәхәтләре, тагын 2% – производствода алган травмалар. Тулаем алганда ил буенча, уртача алганда, бер ел эчендә 13 миллион кеше җәрәхәтләнә.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бу хакта Дәрвишләр бистәсендә биатлон өчен атарга өйрәнү урыны ачылышында билгеле булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International