Мүлмә мәдәният йортында мәктәп балаларының 1 смена Чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәм уку алдынгыларын һәм ел дәваында барган бәйгеләрдә җиңүчеләрне котлаудан башланып китте.
Коркачык икмәк кабул иту оешмасы директоры Гарипов Нияз Дамир улы, район советы депутаты Зарифов Ян Шамил улы ярдәме белән Ямаширмәдә авыл җирлегендә балалар бакчасына йормәүче балаларга Яна ел бүләкләре тапшырылды.
Хөрмәтле энергетиклар!
Район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез һәм якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Биектау районының социаль-икътисади тотрыклылыгын, аның алга таба үсешен тәэмин итүдә район энергетика комплексы мөһим роль уйный. Сезнең тырышлык белән районда ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылды, Халыкыбызның муллыгы, бөтенлеге, район сәнәгатенең, авыл хуҗалыгы тармагының көндәшлеккә сәләтлелеге энергетика тармагының нәтиҗәле эшенә бәйле. Биектау районы предприятиеләре һәм халкы электр һәм җылылык энергияләре белән өзлексез тәэмин ителә. Хәзерге вакытта районның энергетика тармагы предприятиеләрендә, алдынгы технологияләр кулланып, энергетика куәтләренең яңаларын гамәлгә кертүгә һәм булганнарын яңартуга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру буенча зур күләмле эш алып барыла. Сезнең һөнәри осталык, фәнни һәм техник куәтләр, белеп кабул ителгән идарәи карарлар һәм хезмәткә тугрылык алга таба да тармакны үстерү, җитештерүгә өр-яңа эшкәртмәләр кертү мөмкинлеге бирер дип ышанам.
Чемпионат 2018 елның 16 апреленнән 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
ТР мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы муниципаль районнар арасында 2017 елның 11 ай эчендә бирелгән "Балалар бакчасына чиратка басу" исемле электрон хезмәтләр рейтингын төзеде.
Казан кооператив институты базасында «Татарстан Республикасының бизнес геройлары» кооператив эшкуарлыгы форумы узды. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә палатасы оештырды. Чарада 200дән артык кеше катнашты, болар – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, авыл хуҗалыгы тармагы, фән һәм мәгариф, бизнес бергәлекләре, ритейл өлкәсе вәкилләре һәм экспертлар.
Биектау районы “Балкыш” балалар иҗат йорты үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Анда шөгыльләнүче балалар үзләренең бәйрәмнәрен зур концерт программасы белән билгеләп үттеләр. Юбилейга үзләренең дусларын да чакырдылар.
Путин сорау бирүче журналистны бүлдереп: “Мин бер кызның “Путин бай-бай” дип язылган плакат күтәрүен күрдем”, – диде. Шуннан соң аңа журналистлар анда “бай-бай” дип түгел, ә “бабай” дип язылганын әйтте.
Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 2245,1 мең тоннадан артык тонна татлы тамыр кабул ителде, шул исәптән: «Зәй шикәре» ААҖенә – 1325,3 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 639,9 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 279,8 мең тонна.
Бүген Республика клиник онкология диспансерында татарстан хирургы, профессор, Татарстан эндоскопия хезмәтенә нигез салучы Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эндоскописты, РФ атказанган табибы Владимир Юрий улы Муравьев юбилеена багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли «Диагностик һәм оператив эндоскопиянең хәзерге заман аспектлары» дигән конференция үз эшен башлады.