Хезмәт министрлыгы бәйрәм яллары турында искә төшерде.
Синоптиклар урыны белән томан төшүе турында кисәтә.
Быел беренче булып кыз бала дөньяга килгән.
2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр онкоскрининг үткәрәчәкләр.
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пенсия өлкәсендә үтеп баручы елга йомгак ясады, киләсе елдан керәчәк үзгәрешләр турында сөйләде.
Район хакимияте Башлыгы чыршысы Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп алына торган тантаналарның берсе булып тора. Бирегә уку алдынгылары, мәктәп тормышында актив катнашучылар, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган призерлар чакырыла. Аларның барысын да район хакимияте башлыгы шәхсән үзе тәбрик итә. Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк. Ел саен уза торган тантанага тагын да күбрәк бәйрәм төсе бирү өчен аны оештыручылар быел тантананы бай эчтәлекле итәргә тырышканнар. Башка елларда аерым бер әкият сюжетына гына корылган тамаша быел бик күп әкият геройларын да үзенә чакырган иде. Сәхнәдә балаларга таныш образлар: Көлгенә һәм аның усал үги әнисе, Тукай әкиятләре геройлары – барысын да балалар үз итте. Әйтергә кирәк, бер көнлек тантанага аны оештыручылар берничә ай буе әзерләнә. Әзерлек бушка китми. Тамашаның һәр мизгеле тылсым белән сугарылган, үзеңне чын мәгънәсендә әкият дөньясында хис итәсең, балаларның йөзләреннән елмаю китми.
Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 2364,4 мең тоннадан артык тонна татлы тамыр кабул ителгән, шул исәптән: «Зәй шикәре» ААҖенә – 1374,8 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 680,5 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 309,1 мең тонна.
ТРның дәүләт хезмәтләре порталы яңа серсис тәкъдим итә. Хәзер квартира өчен техпаспортка заказ биреп була.
ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында судсидияләр белән исәпләүне карап барып булачак. Яңа хезмәт, Порталның "Соцяклау" бүлегендә урнашкан.