Чемпионат 2018 елның 16 апреленнән 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
2018 елда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты Казанда уздырылачак.
Россия чемпионаты 2018 елның 16 апреленнән 22 апрельгә кадәр Казанда узачак, ул шәхси-команда ярышы булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия җыелмасының өлкән тренеры Валентина Родионенко хәбәр иткән.
Ул спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатының традицион рәвештә февраль ахыры – март башында узуын, ярышлар нәтиҗәсендә Европа язгы чемпионатына ил җыелмасы составы формалашуын, ә аның гадәттә апрельнең икенче уртасында – май башында узуын аңлаткан. Шулай да киләсе елда Европа беренчелеге август башында Британиянең Глазго шәһәрендә узачагын, шунлыктан аңа сайлап алу Чиләбедә җәен ил кубогы ярышларында булачагын җиткергән.
МА "Татар-информ"