Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау максатында һәм аларны законсыз кисүләрдән саклауны көчәйтү буенча кирәкле чараларны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен “Яңа ел чорында ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итү турында” боерык чыгарыла. Әлеге документ нигезендә аукционнарда җиңүчеләр тарафыннан урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре буенча агач продукциясен әзерләү һәм әзер продукциясе урманнан алып чыгу эше тикшереп торыла, урман кишәрлекләрендә патруль эшләре алып бару графиклары һәм маршрутлары килештерелә, ылыслы үсентеләр өстенлек итүче урман кишәрлекләрендә системалы рәвештә күзәтү эшләре башкарыла. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән актив хезмәттәшлек алып барыла, халыкка урманнарга сакчыл караш һәм ылыслы үсентеләрне яңа ел чорында юкка чыгаруның ярамаганлыгы, шулай ук урман утыртмаларын законсыз кисү һәм аларга зыян салу буенча законнарда билгеләнгән җаваплылык турында аңлатыла.
Яңа ел чыршыларын законсыз кискән өчен штрафлар каралган:
Яңа ел чыршыларына ылыслы агач токымнарын законсыз кисүдә гаепле гражданнар, вазыйфаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына китерелгән зыянны капларга һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.
Агачларны, куакларны яисә лианаларны законсыз кискән өчен административ штрафлар каралган:
- гражданнарга 3-4 мең сум;
- вазыйфаи затларга 20-40 мең сум;
- юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр.
Шушындый ук гамәлләрне автотранспорт чараларыннан, механизмнардан, үзйөрешле машиналардан һәм техниканың бүтән төрләреннән кулланып башкарганда, түбәндәгечә рәвешле административ штраф салуга сәбәп була:
- гражданнарга 4-5 мең сум;
- вазыйфаи затларга 40-50 мең сум;
- юридик затларга 300-500 мең сум.
Белә торып законсыз киселгән агач материалын сатып алу, саклау, бер урыннан икенче урынга ташу яисә сату, әгәр бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту билгеләре булмаса, түбәндәгечә административ штраф салуга сәбәп була:
- гражданнарга – 5 мең сум;
- вазыйфаи затларга – 50 мең сум;
- юридик затларга 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр.
Административ штраф салыну белән берлектә, киселгән агач та тартып алына (конфискацияләнә) һәм сату өчен Росимуществога тапшырыла.
Урман хуҗалыгына 5 мең сумнан артык күләмдә зыян салынган очракта, материаллар җинаять эше кузгату өчен тикшерү органнарына җибәрелә.
Яңа ел чыршылары сату
Яңа елга чыршы һәм нарат сату өчен урманчылар продукцияне махсус урыннарда – плантацияләрдә әзерли, алар урман фондының яхшы ылыслы утыртмаларны үстерү өчен яраклы туфрак-климат шартлары булган территориясендә урнаша. Республиканың урман фондында барлыгы 345 гектар яңа ел чыршысы плантациясе бар, аның 2 гектары 2017 елда булдырылды.
2017 елда аукционга (Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә яңа ел бәйрәмнәренә чыршылар һәм (яисә) башка ылыслы токым агачларын әзерләү өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзүгә хокук сату буенча) 17580 данә чыршы һәм нарат, 43 тонна ылыс ботагы чыгарылды.
Узган елда аукционга 16490 данә чыршы һәм нарат чыгарылган иде, шуның 11199ы сатып җибәрелде.
“Урман хуҗалыгы” ДБУ тапшыру өчен кирәкле, яңа ел чыршыларын әзерләү, транспортлау һәм сату хокукын бирә торган документлар исемлеге: сату-алу шартнамәләренең күчермәләре, әзер продукцияне алып чыгу өчен товар кәгазе, юл кәгазе, ваклап сатканда сатып алучы өчен керү-касса ордеры, күмәртәләп сатканда һәм ваклап сатканда яңа ел чыршыларын биреп җибәрүгә квитанция булу зарур.