Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг узды. Анда чәчү кампаниясе йомгаклары, уңыш булдыру һәм азык әзерләү мәсьәләләре каралды.
Мөфти Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, бу айда изге гамәлләр кылу хакында нәсыйхәт сүзләрен ирештерде, гыйлем алуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.
Катнашучылар “Хореография”, “Вокаль ансамбльләре”, “Вокал-соло” һәм “Конферанс” номинацияләре буенча бүләкләнде
20 һәм 24 июньдә, 6 июльдә стадион тирәсендә метрополитен белән җәмәгать транспорты төнге 2 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Татарстанның медицина учреждениеләрендә «Зыян күргәннәрнең масса күләм керүләре вакытында медицина оешмаларының эше» темасы буенча тактик-махсус укулар узды.
Бу атнада Татарстан районнарында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2018 елгы сезонга әзерлеге буенча конкурслар уза. Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов җитәкчелегендәге комиссия бәяләде. Аның составында шулай ук Фәрит Хөснуллин, «Агросила групп» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов булды.
Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар катнашты.
28 майда в ТРО ВПП «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк берләшмәсендә Иҗтимагый совет утырыш узды, анда коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясадылар. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Иҗтимгый совет рәисе Дмитрий Воробьев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Петербург халыкара икътисадый форумны уздыру көннәрендә i.tatarstan2030.ru Стратегик инициативалар сайты эшли башлады. Проектка стартны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов белән яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева бирделәр.
Татарстанда авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклау буенча эшләр башкарыла. 28 майга авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен чүпләнүгә каршы эшкәртү 449,5 мең гектар мәйданда башкарылган, корткычларга каршы – 186,7 мең га, авыруларга каршы – 149 мең га мәйданда.