ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның  4 июнендә IX Бөтенроссия  иҗат эшләре  конкурсына  гаризалар   кабул итү башлана. Аны  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы   ярдәмендә  Россия  авыл  яшьләре берлеге  оештыра.  Әлеге проекттта  9 ел  дәвамында    12  меңнән артык  кеше  катнашты.   Конкурсның  төп максаты  – яшь буында  ватанпәрвәрлек идеяләрен һәм аларда  үзенең кече  Ватаны  өчен  милли горурлык  хисләре  тәрбияләү.


27
май, 2018 ел
якшәмбе

 

Республикакүләм VI ифтарда 4 меңгә якын хатын-кыз катнашты.


26
май, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында   чәчүлек мәйданнарының    98%ы диярлек чәчелгән, чәчү  финишка якынлаша. Гомумән алганда,  авыл хуҗалыгы оешмаларының  эшләрне оешкан төстә башкаруы  нәтиҗәсендә   1735 мең  га җир чәчелгән. Бу хакта  бүген  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә әйтте.


25
май, 2018 ел
җомга

Юл-транспорт һәлакәте Каменка – Дөбъяз юлының 12нче километрында кичә кич булган.

Татарстанда  яшелчә культураларын  чәчү  дәвам итә.  25 майга  республиканың  авыл хуҗалыгы оешмаларында  һәм КФХларда  бәрәңге   4,3 мең  га (73%) мәйданда  утыртылган, яшелчәләр  –   1,9 мең га (82%).


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

Сессия «Евразия икътисади берлегендә инвестицион мөмкинлекләр: Казахстан Республикасында дәүләт активларын хосусыйлаштыру» темасына багышланды

19 - 20 майда    «Авиатор» техника паркы базасында    республикада  беренче  мәртәбә агродизайн һәм фермерлык-сити өлкәсендә   Агрохакатон узды. Чара   «Поколение зеленых воротничков» (“Яшел якалылар  буыны”) проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында   Яшьләр  эшләре  буенча  федераль агентлык ярдәмендә үткәреде. 

ГАУ «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы» һәм «ICL Системалы технологияләр» компаниясе бу көннәрдә «Корстон-Казан»да уза торган ITSF 2018 Бөтенроссия конференциясе кысаларында үзара аңлашу турында меморандумга  кул куйдылар.

Татарстан Республикасында Бөтендөнья тәмәке төтененнән башка көненә -  31 майга туры китерелгән тәмәке һәм тарту катнашмаларын тартуны профилактикалау буенча ункөнлек уза. Хәзерге вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күп  илләрдә тәмәке тарту йогышлы булмаган авыруларның һәм вакытыннан алда үлүнең төп сәбәбе булганны таный. Көн саен дөньяда әлеге «зарарлы гадәт» нәтиҗәсендә 10 меңнән артык кеше үлә. Россиядә ел саен тәмәке тарту белән бәйле сәбәпләр аркасында 300 мең кеше үлә.

Җылы язгы көннәр килү белән татарстанлыларның «Халык контроле» мәгълүмат сервисына мөрәҗәгате  ике тапкыр диярлек артты. Ул көн саен халыкка территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тоту, хезмәтләрнең сыйфатын арттыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә. Кышкы чорда ай саен кулланучылардан якынча 5 мең гариза килгән булса, апрель аенда аларның саны 8,5 меңгә  кадәр артты, ә тулы булмаган май аенда 7,5 мең мөрәҗәгать теркәлгән инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International