ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген, 15 июньдә, барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Елларыбыз тыныч, туасы таңнарыбыз якты, күкләребез мәңге аяз булсын.

Татарстанда   кышкы  чорга  терлек азыгы  әзерләү дәвам итә.   13 июньгә  республикада  17,5 мең тонна  сенаж һәм 0,37 мең тонна  печән әзерләнгән.  


8
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «МСП  субъектларының –  авыл хуҗалыгы   кооперативларының 223-ФЗ  номерлы  Федераль закон буенча аерым  төр  юридик затларның  сатып алуларында  катнашуы»  темасына   семинар узды. Аның  эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  урынбасары    Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ,  «МСП  корпорациясе» АҖ белгечләре,  авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары җитәкчеләре һәм республика   фермерлары катнашты.


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  терлекчелек тармагының 2018 елдагы  4 айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Нәҗип    Хаҗипов    үткәрде.  Киңәшмәдә районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре катнашты.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  «2017 – 2020 елларга  Татарстан Республикасында   авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын  үстерү» федераль ведомство максатчан     программасы  буенча авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник базасын  үстерүгә грантлар  бирү өчен  аларны    сайлап  алу  буенча  конкурс комиссиясе утырышы узды. Грантларның  гомуми суммасы  171,7 млн. сум тәшкил итә, шуннан  99,6 млн. сумы   федераль бюджеттан  бүлеп бирелде.

Бүген  Татарстан Республикасы  Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында   авыл хуҗалыгы  билгеләнешендәге җирләрне бәяләгәндә үзара  ведомство  хезмәттәшлеген  оештыру  мәсьәләләре  буенча  «ТР Бәяләүчеләр берлеге» коммерциягә карамаган  партнерлык (НП) Идарәсенең һәм  Эксперт-консультация советының  киңәйтелгән утырышы узды.  Чарада  Татарстан Республикасы  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары   Эдуард Дияров,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир  мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар  базары  идарәсе  башлыгы   Валерий Аксанов,  «ТР Бәяләүчеләр берлеге» коммерциягә карамаган  партнерлык (НП) советы президенты   Андрей Лисичкин һәм башкалар  катнашты. 


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның  5 аенда  Татарстан  кулланучылар  җәмгыятьләренең  терлек сую пунктларында   3,5 мең баштан  артык  эре мөгезле терлек   суелган. Бу гомуми җитештерү куәтеннән    81% тәшкил итә. Биектау  кулланучылар  җәмгыятенең терлек сую  цехында   1019 баш  эре мөгезле терлек  (143%) суелган, Минзәлә районында  –  955 баш  (124%), «Зәй»  авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясендә  – 485 баш (62%).


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында    авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең  финанс-икътисадый торышы  турында  2017 ел өчен  иң яхшы  хисап төзүгә АПК идарәсенең  төбәк  органнары  арасында уздырылган  конкурска йомгаклар  ясалды.  Комиссия  утырышы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Бюджет сәясәте һәм дәүләт сатып алулары   департаменты  директоры  Наталья  Дацковская  рәислегендә узды. Чарада    департамент вәкилләре,    «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә    стратегик  планлаштыру үзәге» ФДБУ һәм  Россия дәүләт  аграр университеты –   К. А. Тимирязев ис. МАХА вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International