Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең финанс-икътисадый торышы турында 2017 ел өчен иң яхшы хисап төзүгә АПК идарәсенең төбәк органнары арасында уздырылган конкурска йомгаклар ясалды. Комиссия утырышы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Бюджет сәясәте һәм дәүләт сатып алулары департаменты директоры Наталья Дацковская рәислегендә узды. Чарада департамент вәкилләре, «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә стратегик планлаштыру үзәге» ФДБУ һәм Россия дәүләт аграр университеты – К. А. Тимирязев ис. МАХА вәкилләре катнашты.
Комиссия АПК идарәсенең төбәк органнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең финанс-икътисадый торышы турындагы хисапларны, шулай ук күрсәткечләр җыюның оештырылуын бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бирелде. Икенче урын – Рязань Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, өчен урын – Саха (Якутия) Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бирелде.