Татарстанда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән якынча 300 мең кеше яши. Көндәлек тормышта алар көн саен транспорт чаралары белән файдалану, тротуар буенча бару, медицина учреждениеләренә йөрү вакытында төрле кыенлыклар белән очрашалар. Уңайлы мохит булдыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү өчен «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы бар.
"Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чаралар форум кысаларына керергә тиеш", - диде ул.
Президент юллама белән 2018нче елның ахырына кадәр яисә 2019 елда чыгыш ясаячак.
Республикада 2018-2019 уку елына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә кабул итү дәвам итә (гадәттәгечә, апрельдә старт алды). «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы порталы мәгълүматлары буенча бу берничә ай эчендә 34 мең сабый балалар бакчаларына билгеләнгән.
Татарстан Республикасында асылмалы элемтә линияләрен һәм һава-кабель аша чыгу юлын җир асты коммуникацияләренә күчерү буенча эш дәвам итә.
Татарстанда Бердәм федераль бәяләү материаллары (БФБМ) нигезендә укытучыларга аттестация үткәрүнең яңа моделен сынап карау үткәрелә. Сынап карауны РФ Мәгариф министрлыгы Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты белән берлектә үткәрә. Яңа модельне сынап карау 5 белем бирү оешмасы: Ж.А. Зайцева исемендәге 122нче номерлы гимназия, Казан шәһәрендәге 146нчы номерлы мәктәп, Яшел Үзән муниципаль районының 1нче номерлы лицее, Бөгелмә муниципаль районының 6нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Чистай шәһәрендәге 3нче номерлы гимназия базасында үткәрелә. Һәр мәктәптә югары, беренче квалификация категориясенә һәм биләгән вазыйфасына туры килү-килмәү буенча аттестация үтүдә алтышар математика һәм рус теле укытучылары катнаша.
2018 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә грантлар ярдәмендә булышлык итү кертелде. Грантка дәгъва кылучылар берничә: «Өлкән укытучы», «Укытучы-мастер», «Укытучы-остаз», «Укытучы-эксперт» номинацияләрендә катнаша.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбәндәгеләрне искәртә.
Оештыручылары: “Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0” Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән.
Биология фәненнән БДИнда катнашу өчен 140 меңнән артык кеше гариза бирде, шул исәптән 138 меңе быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Бу предметтан БДИ оештыру өчен 2864 имтихан үткәрү пункты эшләячәк. Биологиядән имтихан эше үз эченә 28 биремне алган ике өлештән тора. Аны эшләүгә 3,5 сәгать (210 минут) вакыт бирелә. Иң түбәне булып 36 балл куелган. Чит телләрдән имтихан бирү өчен 86 меңнән артык гариза теркәлгән, шул исәптән 83,5 меңгә якыны инглиз теле буенча бирергә тели. Чит телләр буенча БДИ оештыру өчен 2357 имтихан үткәрү пункты эшләячәк. Немец теленнән – 1758, француз теленнән – 948, испан теленнән 153 кеше имтихан бирәчәк.Чит телләрдән имтихан эше үз эченә 40 биремне алган дүрт өлештән тора. Аны эшләүгә 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Иң түбәне булып 22 балл куелган. Чит телләрдән имтиханның телдән булган өлешен катнашучылар 9нчы һәм 13нче июньдә биргәннәр иде. Имтихан барышына җәмәгать күзәтүчеләре һәм Рособрнадзор хезмәткәрләре күзәтчелек итәчәк. Барлык имтихан бирү пунктларында да видеокүзәтү алып барылачак һәм имтихан материалларының тулы комплекты катнашучылар өчен аудиторияләрдә кәгазьгә бастырылачак.