23 июньдә «Казан» Халыкара ат спорты комплексында 2018 елгы Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
2018 елның 19 - 21 июнендә Сөт бизнес академиясе базасында «Сөт терлекчелегендә азык җитештерүгә идарә итү» тренингы узды. Укуларны «Унибокс» ҖЧҖенең (Беларусь Республикасы) терлекчелек буенча консультанты Александр Лапотко үткәрде.
Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республикада яшәүчеләр арасында табибларга электрон язылу сервисы популярлыгын билгеләп үтәләр. Ел башыннан бирле татарстанлылар «Табибка язылу» электрон хезмәте белән 6 млн. тапкыр файдаланганнар.
Татарстан Президенты "хәләл" кебек продуктларны сертификацияләүгә җитдирәк карарга чакырды.
Бу атнада Татарстан муниципаль районнарында пар басуларын эшкәртү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уза. Аларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, механизация һәм игенчелек буенча консультантлары катнаша.
2018 елның 19 - 21 июнендә Сөт бизнес академиясе базасында «Сөт терлекчелегендә азык җитештерүгә идарә итү» тренингы узды. Укуларны «Унибокс» ҖЧҖенең (Беларусь Республикасы) терлекчелек буенча консультанты Александр Лапотко үткәрде.
Акциядә җыелган акчага өч елда 6200 ветеранга һәм 48 профильле учреждениегә ярдәм күрсәтелгән.
Бу атнада Татарстан муниципаль районнарында пар басуларын эшкәртү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уза. Аларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, механизация һәм игенчелек буенча консультантлары катнаша.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Минем җирем – Россия» авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Владимир Свеженец үткәрде. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Антон Аверкиев, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат бюллетене редакторы Евгений Воробьев, АПК идарәсе төбәк органнарының матбугат хезмәтләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Быел Россиядә яшь натуралистлар хәрәкәтенә 100 ел тулды. Шуны билгеләп үтү кысаларында 19 июнь көнне “Байтик” лагеренда республика фестивале узды.