Акциядә җыелган акчага өч елда 6200 ветеранга һәм 48 профильле учреждениегә ярдәм күрсәтелгән.
Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә “Кызыл канәфер” хәйрия акциясе финалы узды. Федераль акция 1нче майдан 22нче июньгә кадәр барды – барлык җыелган акча сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтү өчен сарыф ителәчәк.
“Май аенда - 17 мең сум, июньдә тагын 5 мең сум җыйдык. Төгәл хисап соңрак ясалачак. Барлык акча да Мәскәүгә “Память поколений” фондына барачак. Олы яшьтәге кешеләр акциядә теләп катнаша. Яшьләр пассив”, - дип билгеләп үтте акциянең Татарстандагы җитәкчесе Энҗе Әхтәмова.
Бүген Казанда “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия хәрәкәте активистлары Җиңү паркында, Черек күлдә һәм Горький паркында эшләде. Волонтерлар акциядә катнашырга һәм 50 сумга значок сатып алырга тәкъдим итте.

Акция ниндидер истәлекле даталар белән генә чикләнми, һәр теләге булган кеше “Память поколений” фонды сайты аша акча күчерә ала. Өч елда 6200 ветеранга һәм 48 профильле учреждениегә ярдәм күрсәтелгән.