Казанда футбол матчларыннан соң тамашачыларны 400 автобус һәм 20 трамвай кайтарачак

2018 елның 1 июне, җомга

 

20 һәм 24 июньдә, 6 июльдә стадион тирәсендә метрополитен белән җәмәгать транспорты төнге 2 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Казанда футбол матчларыннан соң тамашачыларны 400 автобус, 20 өч секцияле трамвай һәм 29 троллейбус кайтарачак. Бу хакта “Татар-информ”га матбугат конференциясендә Казан башкарма комитетының Транспорт буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов хәбәр итте.

Ул 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында җәмәгать транспорты хәрәкәте гамәлдәге график буенча оештырылачак. Бары тик стадион тирәсендә хәрәкәт итә торган транспорт маршруты графигы гына үзгәреш кичерәчәк.

Марат Хисаметдинов белдергәнчә, 14 июньнән 15 июльгә кадәр “Энергетика университеты” һәм “Кәҗә бистәсе” тукталышы аша уза торган транспорт төн уртасына кадәр йөриячәк.

Аның сүзләренчә, “Миллениум”, “Ленин дамбасы”, Н.Ершов урамы, Себер тракты аша хәрәкәт итүче маршрутлардан да файдаланырга мөмкин.

Во время ЧМ-2018 в Казани будет ограничено движение транспорта

20 һәм 24 июньдә, 6 июльдә матчлар 21 сәгатьтә генә башлану сәбәпле, стадион тирәсендә метрополитен белән җәмәгать транспорты төнге 2 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International