Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен конкурс башлануы турында игълан итә.
28 мартта “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе ФДБМУ базасында «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алдынгы технологияләр һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына түгәрәк өстәл узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габрахманов уздырды. Чарада В мероприятии приняли участие: «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях, шулай ук алдынгы авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары, җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар һәм 2020 елга бурычларны билгеләделәр.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика халкына 2019 елның 1 нче һәм 3 нче апрель көннәрендә "ТРПЦ" филиалы объектларында план буенча ремонт эшләре турында хәбәр итә.
«Цифрлы киләчәккә бергә» VIII конкурсына Идел буе журналистларыннан һәм блогерларыннан 270 эш кабул ителде, аны «Ростелеком» Ericsson белән партнерлыкта үткәрәләр. Конкурсның региональ этабына иң күп гаризалар Татарстаннан җибәргәннәр.
Шимбә көнне, 30 мартта, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында) иртәнге 6.00 сәгатьтә гадәттәге авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре ачыла.
28 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов «Реальное время» газетасы оештырган түгәрәк өстәл янында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлар белән очрашты.
2018 елда республикада өч елга юлы һәм 11 буа төбе чистартылган.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының агымдагы елның ике аенда терлекчелек өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Казан ИТ-паркы үзенең мәйданчыгында Мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектларны үстерү программасын кабул итәчәк. Чара берничә модульне үз эченә ала: нейрохакатон, эксперт консультацияләре һәм проектлар буенча эш.