ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Гомумән алганда, 2019 елда  республика хуҗалыкларына  сезонлы  кыр эшләрен  башкару  өчен  140 мең  тонналап  ягулык-майлау  материаллары  кирәк  булачак.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы матди-техник базаны  үстерүгә  грантлар  бирү  өчен  яңа  эш башлаучы  авыл  хуҗалыгы  кооперативларын  конкурс буенча  сайлап  алуның  дәвам  итүен  искә  төшерә.    Гаризалар  һәм      документлар  2019 елның    15 апреленә  кадәр  кабул  ителә. Грантлар  бирү  тәртибе  һәм документлар  формалары  белән  сылтама буенча  танышырга  мөмкин.  


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бушлай 20 цифрлы эфир телеканалын өйдә һәм дачада гына түгел, хәрәкәттә дә карап була. Бүген базарда автомобильдә цифрлы телевидение кабул итү өчен приставканың 18 моделе бар. Тотрыклы телесигналны 80 км/сәгать тизлеккә кадәр кабул итәргә мөмкин.

18 - 20 апрельдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасының  Аграр  яшьләр  берләшмәсе  белән  бергәләп,  “2019-2021  елларга  Татарстан  Республикасы авыл  яшьләре” дәүләт ярдәмче  программасын гамәлгә ашыру    кысаларында   «Яшьләр  инициативаларына ярдәм  итү – Татарстан авыл  территорияләрен  үстерүнең  нигезе» форумын оештыра.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллективы  эш башкару  һәм контроль бүлеге  башлыгы  Роза  Баһаутдинованы  Татарстан  Республикасы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау  тактасына  кертелүе  белән  котлый.  

Авыл  тормышында  һәр кешенең  тормышы  уч  төбендә кебек. Уңган-булган,  яхшы  кешене  авылдашлары  озак  еллар  хәтердә  саклый.  

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә    минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет  акчалары  бирелә. Бу  акчаларны    бер  гектар  чәчүлек  мәйданына  кимендә 30  кг минераль ашлама  туплау  турында  документлар  тапшырган  очракта  гына алырга  мөмкин  булачак, дип  искәртә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы.   Әлеге ярдәм    чарасын  алу    2019 елның  1 маена  кадәр озайтылды.  

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы делегациясе составында  Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре  барышында    күпләп-азлап  сату  үзгендә  булды.  


30
март, 2019 ел
шимбә

Авыл  хуҗалыгы  техникасын  язгы  кыр  эшләренә  әзерләүнең  торышы  турында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган киңәшмәдә  сөйләде.  Барлык  муниципаль   районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне    Татарстан  Республикасы  Премьер-министры    Алексей Песошин үткәрде.


29
март, 2019 ел
җомга

Бүген, 29 мартта  Казан дәүләт   аграр  университетында югары  уку  йортын  тәмамлап чыгучыларга  һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны   эшкә  урнаштыру  буенча  чара  үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International