ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда  якын  арада  кертелә  торган  яңа җитештерүләр тәүлеккә  4 мең  тонна  сөт  эшкәртергә  мөмкинлек  бирәчәк.   Бу  хакта   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  утырышында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  

15 апрельдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  һәм Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  «2013 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын  үстерү  һәм авыл  хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек  базарларын  җайга  салу»  дәүләт программасын  гамәлгә ашыруны  тикшереп  тору  комиссиясе уртак  утырыш  уздырдылар.     Парламентта  республика  дәүләт  хакимите органнарының  2018 елдагы  эшчәнлеге турында  хисап  тыңланды,  шулай  ук  дәүләт программасын  гамәлгә ашыру  йомгаклары  буенча  фикер алыштылар.   Утырыш  эшендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов катнашты.  


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне   Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары  тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы   ярминкәләре  узды.   Продуктларны  һәм товарларны  республиканың    төрле  районнарыннан      авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре җитештерүчеләре, фермерлар, умартачылар      алып  килде.  Язгы  ярминкәдә беренче  мәртәбә  Идел  буе районы  мәйданчыкларына  үз продукциясен    «Үзәк»   СПСПСК алып  килгән. Сәүдә  мәйданчыкларына авылларга  йөри  торган  автолавкалар  да  килгән.  

Техник  модернизацияләүнең авыл хуҗалыгы продукциясен    конкурентлыкка  сәләтле  итүнең төп  шартларыннан  берсе  булуы турында  шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде. 


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2014 елдан республикада авыл җирлегендә урамнарны яктыртуны торгызу программасы гамәлгә ашырыла.

2019 елның 1 апреленә республикада татар токымлы атлар саны 400 баштан артык.

10 апрельдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов  җитәкчелегендәге  махсус  комиссия  Нурлат  районы  хуҗалыкларының  язгы  кыр  эшләренә  әзерлеген  тикшерде.  


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2014 елдан республикада авыл җирлегендә урамнарны яктыртуны торгызу программасы гамәлгә ашырыла.

Республика территориясендә кешеләр күпләп бозга керә торган 96 урын контрольдә тотыла, шуларның 53е кулланыла.


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

6 апрельдә  Түбән Наратбаш мәдәният  йортында  КФХ башлыклары  белән   семинар-киңәшмә  уздырылды.  Чарада  Буа муниципаль районы  башлыгы     Марат Җәббаров һәм Буа районы Башкарма комитеты  җитәкчесе    Рәнис Камартдинов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International