Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 1,5 млрд. сумлык запас частьләр сатып алынды

2019 елның 30 марты, шимбә

Авыл  хуҗалыгы  техникасын  язгы  кыр  эшләренә  әзерләүнең  торышы  турында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган киңәшмәдә  сөйләде.  Барлык  муниципаль   районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне    Татарстан  Республикасы  Премьер-министры    Алексей Песошин үткәрде.

Марат  Әхмәтов, агымдагы  елда  чәчү  кампаниясендә    11 мең  трактор, 6,3 мең чәчкеч,  670 чәчү  комплексы, 6,4 мең  культиватор һәм башка төр  техника җәлеп  ителәчәк,  дип хәбәр итте. Бүгенгә    тракторларның  әзерлеге    95% тәшкил  итә, культиваторлар  һәм чәчкечләр - 99%, чәчү  комплекслары  - 92%.

Министр билгеләп  үткәнчә,  авыл  хуҗалыгы  техникасын  язгы  кыр  эшләренә  әзерләү  өчен    1,5 млрд. сумлык запас частьләр  сатып  алынган,  бу – кирәкле  сумманың  82%ы.  Әгерҗе, Апас, Минзәлә һәм   Югары  Ослан  районнары  агрофирмалары   тиешле  ихтыяҗның   яртысын гына үтәгәннәр    әле. 

«Бүген  иң катлаулы  һәм чыгымлы эшләрнең  берсе – тракторларны  капиталь  ремонтлау.  Бүгенге  көнгә күпфункцияле  агрегатлар  һәм  чәчүлек   комплекслары  белән  бер  парда  эшли  торган    тагын  135 куәтле  тракторны   ремонтлап бетерәсе  калды», - диде  Марат  Әхмәтов. Аның  әйтүенчә,  техниканы  әзерләү  белән  «Ак Барс» һәм  «КВ-Агро» агрохолдинглары  соңлыйлар.  «Агрокөч» авыл  хуҗалыгы холдингы яхшы  темплар  күрсәтә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Югары  Ослан  районының  агрофирмалары  бүлекчәләрендә  эшнең  тиешле дәрәҗәдә оештырылмавын  билгеләп  үтте, аларда  22 тракторның  11ендә  әлегә  механизаторлар  билгеләнмәгән.    Марат  Әхмәтов  әйтүенчә,  биредә  ремонт эшләре    механизаторлар  булмау  аркасында  башкарылмый,  ә  механизаторларны  хезмәт хаклары  канәгатьләндерми.  “Әгерҗе  районында  “Ак Барс”  бүлекчәләрендә   техника белән  эш катлаулы.   Техника иске, күптән яңартылмаган,   тракторларның  өч өлеше диярлек    ремонтта,   запас частьләр җитешми», - дип ассызыклады   министр. Шундый  ук  хәл    Буа,  Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш һәм  Апас районнарының  кайбер  авыл  хуҗалыгы предприятиеләрендә  дә  күзәтелә. 

Марат  Әхмәтов, республиканың  уңышлы  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре   ягулыкны, машинаның  техник торышын, аның  хәрәкәтен һәм җитештерүчәнлеген  дистанцион  тикшереп тору өчен  спутник  навигациясен,  параллель йөртү приборларын актив  кулланалар,  дип билгеләп  үтте.  «Бу системаны куллануга кертмичә, кыйммәтле  техникадан  нәтиҗәле  файдалануга  ирешеп булмый,  бигрәк  тә  эре  агрофирмаларда», - дип,  нәтиҗә  ясады  министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International